Бүләк ал!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бүләк ал!

Бүләк ал!

Хәтерлисезме, без сезгә «Мәгариф. Карьера» күргәзмәсе турында сөйләгән идек?

( Әгәр укымый калган булсаң, безнең «Яңалыклар» бүлегенә кер һәм 4 нче февраль «Үз һөнәреңне сайла» мәкаләсен укы)

Әйдәгез, яңадан күргәзмәгә әйләнеп кайтыйк. Безнең «ШАЯН ТВ» вәкилләре дә анда.

Алар үз һөнәрләрен сайларга өлгермәгән укучыларга каналыбыз турында сөйли һәм телевидения дөньясы белән таныштыра. Дуслар, мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз! Сез безнең төркем янына барып тулырак тапшыруларыбызга ничек килеп булганы, мультфильнарның ничек тавышландырылганы һ.б. бик кызыклы мәгьлүматләр белә аласыз.

Псст, сиңа гына сер итеп әйтәм, анда безнең яшерен Агентыбыз да йөри. Тизрәк аның янына барып селфи төшер һәм ерак китми, «Яшьләр тукталышы» алып баручысы Айзиләдән истәлеккә автограф һәм бүләк ал.

Барсы да синең кулда. Безнең белән бергә булганың өчен рәхмәт!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...