20 Ноябрь 2020
Бүген «Пирамида» концертлар залында «Белем җәүһәрләре – 2020» XI Дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бәйге татар телендә ясалган фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны дөньяга таныту, әлеге ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан оештырыла.
Безнең каналыбыз өчен әлеге чара аеруча әһәмиятле. Узган ел «ШАЯН ТВ» бәйгенең ике номинациясндә беренче урын яулады. Бу елны исә балалар каналы чараның Мәгълүмати партнеры вазифасын башкарды һәм бүләкләү тантанасына үз өлешен кертте.
Комментарийлар: