«Балачак җыры» концерты Советлар Союзы Герое Г.К. Камалеев исемендәге күппрофильле лицейда узды!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Балачак җыры» концерты Советлар Союзы Герое Г.К. Камалеев исемендәге күппрофильле лицейда узды!

«Балачак җыры» концерты Советлар Союзы Герое Г.К. Камалеев исемендәге күппрофильле лицейда узды!

Бүген «ШАЯН ТВ» каналының «Балачак җыры» концерты Питрәч районының Яңа Шигали авылында урнашкан Советлар Союзы Герое Г.К. Камалеев исемендәге күппрофильле лицейда узды!

Концертта катнашучы «Сәйлән» телевизион фестивале җиңүчеләре үзләренең искиткеч чыгышлары белән нәни тамашачыларыбызны таң калдырдылар. Алар «Балачак җыры» бәйгесенең танылып өлгергән, балалар өчен җырларын башкардылар.

Шулай ук килгән кунаклар һәм лицей укучылары өчен «ШАЯН ТВ» беренче балалар каналының яраткан геройлары – Шаян һәм Мияу белән фотога төшү дә оештырылды. Алар, гадәттәгечә, балаларның күңелен күтәрделәр!

cb26ea51-c80e-4553-8003-1be9d11580c3.jpg

Бәйрәм буена залда яхшы кәеф хөкем сөрде! Тамашачылар җылы бәйрәм атмосферасы өчен концертта катнашучыларга һәм оештыручыларга үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерделәр!

Искәртеп узабыз, әлеге чаралар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә үткәрелә.


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...