«ШАЯН ТВ» 2 ел эфирда!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» 2 ел эфирда!

«ШАЯН ТВ» 2 ел эфирда!



 12 ноябрь – «ШАЯН ТВ» каналы өчен зур бәйрәм! 

Нәкъ ике ел элек, 2018 елда, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов хәер-фатыйхасы белән «ШАЯН ТВ» каналы тәүге тапкыр эфирга чыкты.

Каналның төп максаты –төрле проектлар аша татар теленә карата кызыксыну уяту, балаларга милли, шул ук вакытта заманча дөрес тәрбия бирү.

Хәзерге вакытта «ШАЯН ТВ»да танып-белүне, белем бирүне һәм фикерләүне үстерергә ярдәм итүче 20 дән артык оригиналь тапшыру эфирга чыга. Татар теленә 7000 якын кызыклы мультфильм, халыкара дәрәҗәдәге фәнни-популяр, документаль һәм әдәби жанрдагы тапшырулар тәрҗемә ителде.

Канал балалар иҗатын таныту буенча даими эш алып бара, бәйге һәм фестивальләр оештыра. Быел беренче тапкыр «Балачак җыры» дип аталган балалар җыры бәйгесе үткәрелде. Аның максаты – балалар өчен татарча җырлар иҗат итү һәм аларны таныту. Иң яхшы 5 җырга аранжировка ясатып, клип төшерелде.

Тамашачы мәхәббәтен яулаган «Сәйлән» фестиваленең быел 2нче сезоны гөрләп узды. 12 ноябрь, каналның туган көнендә, тамашачыларны эфирда фестивальнең Гала-концерты көтә.

Кыска гына вакыт эчендә «ШАЯН ТВ» зур җиңүләр яулады. Узган ел «Карусель» телеканалы үткәргән “Главные герои – 2019” милли балалар премиясе бәйгесендә “Ел ачышы” номинациясендә җиңде. Ә быел «ТЭФИ-KIDS 2020» милли-телевизион премиясе финалисты дипломына лаек булды.

«ШАЯН ТВ» ирешкән уңышлары белән генә туктап калырга җыенмый. Аның максаты - туган телебез сагында булып, дөньядагы бөтен татар балаларын берләштерү. Бергә булганда, бу максатка ирешү кыен булмас.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...