Аналитик фикерләү. 2 нче өлеш.

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Аналитик фикерләү. 2 нче өлеш.

Аналитик фикерләү. 2 нче өлеш.

Аналитик фикерләү, «бер проблеманы хәл итү өчен, мәгълүматларны анализлау һәм проблеманы тудырган элементларны күз алдына китереп нәтиҗәгә ирешү өчен гамәлгә ашырылган систематик фикерләү стиле» дип билгеләнә. Аналитик фикерләү сәләтен үстерү өчен түбәндәге ысуллар бар.

Пассив методларны куллану

IV. Мәгълүматлар базасы булдыру:

Ни кадәр күп әйбер өйрәнсәгез, дөнья хакында ни кадәр күп мәгълүмат белсәгез, алдыгызга чыккан проблемаларны чишү шул хәтле җиңелрәк булачак. Мәгълүматларыгызны арттырыр өчен төрле темаларда күп укый, конференцияләрдә һәм академик сөйләшүләрдә катнаша аласыз. Моның белән бергә, дөрес мәгълүмат чыганакларына ирешеп интернетны сезнең өчен файдалы буларак кулланачаксыз 

V. Уйлау өчен вакыт аерып чыгару:

Бер карарга килер алдыннан беренче чиратта уйлагыз, берни дә эшләмичә фикер йөртегез. Сәбәпләр белән нәтиҗәләргә игътибарыгызны юнәлтегез, ашыкмагыз. Иң җиңел һәм тиз күренгән карар, кайвакыт иң дөрес карар булып чыкмый. 

VI. Дөньяга карашны киңәйтү:

Дөньяга карашыгыз – җәмгыять тарафыннан формалашкан булырга мөмкин. Дөньяга карашны киңәйтү – мәгълүматларны яхшырак бәяләргә, төрле фикерләрне һәм нәтиҗәләрне анализлауга ярдәмче булып тора. Дөньяда барлыкка килгән әйберләрне аңлый алыр өчен дини, сәяси һәм мәдәни ышанычларыгыздан башка фикерләрне дә аңларга тырышыгыз. Төрле фикердәге кешеләр белән танышып, мөмкин булганча яңа мәдәниятләрне өйрәнегез. Танышкан һәр кеше белән аерым фикерләргә ия булсагыз да, асылда алар белән никадәр охшаш булуыгызны күрү, сезнең карашыгызны киңәйтәчәк. 

VII. Бәйлелекләр эзләү

Көндәлек тормышта бик күп әйберләр бер-берсе белән бәйле. Табигатьтә һәм тирә-якта барлыкка килгән вакыйгалар арасындагы бәйләнешләрне сизгәч, аналитик фикерләү сәләтен үстерүгә өлеш керткән булырсыз. Сәбәплерне, нәтиҗәләрне, охшашлыкларны уйлагыз. Яңа өйрәнгән әйберләрегезне элегрәк өйрәнгәннәрегез белән тулыландырыгыз. Тарихта булган вакыйгалар белән бүгенге көндә барлыкка килгән вакыйгалар арасындагы бәйләнешләрне күрегез. 

VIII. Нечкәлекләргә игътибар итү:

Игътибарны нечкәлекләргә юнәлтү, аналитик сәләтләрнең үсешенә зур өлеш кертә. Мәсәлән, бер урманда агачларның бер-берсеннән аерым үзенчәлекләрен күрергә тырышыгыз. Яңа кешеләр белән танышканда аларның исемнәрен, нәрсә кигәннәрен һәм аларны башкалардан аерып тора торган үзенчәлекләрен исегездә тотыгыз.

IX. Сорашу:

Өйрәнгән яңа мәгълүматларны турыдан-туры кабул итмәгез, сәбәпләрен аңларга тырышыгыз, тәнкыйть белән карагыз.  

Мәгълумат «Гыйлем» сайтыннан алынды http://giylem.tatar/


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...