Көмешкәй бәхете

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Көмешкәй бәхете

Көмешкәй бәхете

Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди, Көмешкәй исемле дельфин. Ул бик әйбәт йөзә, яхшы укый белгән. Аның белән гел кызыклы вакыйгалар булып торган. Көмешкәйнең бер сере булган: үзенең эшләпәсе ярдәмендә ул һәрвакыт кешегә әйләнеп йөри алган.

Көннәрдән бер көнне ул, гадәттәгечә, малайга әйләнеп йөргән чакта, агач артыннан сәер генә затлар килеп чыкты. Ул затларның кыяфәте бигрәк куркыныч иде. Бер колаклары зур, икенчесе – кечкенә, өч күзле, сәер йөзле затлар иде ул. Төшеңдә аларны күрсәң, куркудан сикереп торыр идең, мөгаен. Дельфин малаеның коты очты. Ул үзенә эчтән генә бик күп сораулар бирде: “Кем алар? Нигә дип минем янга килделәр? Нишләтерләр икән алар мине?” Сораулар туып кына торды. Бик тиз арада әлеге сәер затлар бик матур, чибәр һәм гүзәл кызларга әйләнделәр. Көмешкәйнең бу кызлар белән бик танышасы килде, ләкин ашыкмыйм әле, башта күзәтергә кирәк, дип уйлады ул. Кызлар аның янына акрын гына атлый башладылар. Көмешкәй хәтта кызарып чыкты.

-Көмешкәй, исәнме! Син курыкма, без явыз җанварлар түгел. Без сиңа диңгез алиһәсеннән хат алып килдек.

Көмешкәй хатны алды, ачты. Аның күзенә мондый юллар ташланды:

-Кадерле Көмешкәй! Син еллар буе диңгезгә, диңгез халкына булышып, ярдәм итеп яшәдең, шуның өчен без сиңа бөтен диңгез халкы белән кечкенә генә бүләк әзерләдек. Күрәсеңме бу корабны? Шул кораб ярдәмендә син дөнья тирәли сәяхәт итә аласың, ә диңгезгә кире әйләнеп кайткач, синең тагын бер теләгең үтәлер.

-Бик зур рәхмәт сезгә! Алиһәгә дә чиксез рәхмәтләремне юллыйм! Мин һәрвакыт сезгә ярдәм итәргә әзер, – диден дельфин малае.

Шулай итеп, Көмешкәйнең тагын да рәхәт тормышы башланды. Ярдәм кирәк булганда, Көмешкәйне су асты сараена чакырталар иде, чөнки ул – бик акыллы, тәртипле, уңган һәм зиһенле, бик авыр мәсьәләләрне дә чишә ала иде. Диңгез алиһәсе үзенең патшалыгында шушындый зирәк кешеләр булуына бик куанды. Һәр килгән саен аерым Көмешкәйгә дип бик татлы ризыклар, күп-күп бүләкләр әзерләтте. Көмешкәйгә дә бу сарайга чакырып алулар бик ошый иде. Үзе генә калган вакытта аңа бик күңелсез була иде. Әлбәттә, аның да дуслары бар, ләкин һәркемнең, һәр җан иясенең үз эшләре, үз тормышы да бар бит. Көмешкәйгә сарайда көн буе торулар, башкаларга ничек тә булса ярдәм итә алу, диңгез алиһәсенең иң якын сердәшенә әйләнүе бик ошый иде. Тормышта үзеңне генә уйламыйча, башкалар өчен дә яши белү – шул икән ул бәхет, дип уйлады ул. Башкалар шатлыгы аның өчен дә чиксез зур сөенеч, кайгысы аның өчен дә зур хәсрәт булды. Авырлыкка тарыганнарга һәрвакыт булышты, ярдәменнән ташламады ул. Үзен хөрмәт итүләрен, башкаларга ярдәм итә алу куанычын тоеп яшәү рәхәт иде дельфин малаена.

Еллар үтте. Көмешкәй һәм алиһә иң якын дуслар булып киттеләр. Күңелләрендәге бер-беренә булган олы мәхәббәт һәм хөрмәт хисеннән бәхет нурлары ташып чыкты һәм әйләнә-тирәне, бар дөньяны балкытты, яктыртты!

Алар озак һәм бәхетле яшәделәр.

Назлыгөл Акбирова

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының ” Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 5 нче сыйныф укучысы

Мәгълумат «Ялкын» сайтыннан алынды  http://yalkyn.com/

Комментариялар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...