Киләчәккә зур адымнар белән!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Киләчәккә зур адымнар белән!

Киләчәккә зур адымнар белән!

     «Киләчәккә адымнар бүгеннән башлана!» – дип сәламләде «Адымнар» күптелле мәктәп укучыларын беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев. Бүген Казанда 165 мәктәп базасында зур белем бирү комплексы ачылды. Тантаналы чарада «ШАЯН ТВ» каналының геройлары Шаян, Биби, Мияу һәм робот эт Маэмай да катнашты.

     Мондый белем бирү комплексын булдыру теләге белән республикабызның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев чыкты. Һәм ел ярым эчендә сафка да бастырылды. 3 мәктәпне үз эченә алган комплекста барлыгы 2504 укучы белем алачак. Мондый күптелле белем бирү комплексы бүген Татарстанда беренче булып Казанда һәм Алабугада ачылды. Мәктәптә укыту татар, рус, инглиз телләрендә алып барылачак. Тантаналы чарага килгән мәртәбәле кунаклар да укучыларны һәм әти-әниләрне өч телдә сәламләде. Казан мэры Илсур Метшин мәктәпне белем сарае дип атады һәм алга таба зур уңышлар теләде.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...