КӨЗнең мутур көнендә татарча ЯЗ!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

КӨЗнең мутур көнендә татарча ЯЗ!

КӨЗнең мутур көнендә татарча ЯЗ!

Бүген бөтен дөнья буйлап "Татарча диктант" чарасы узды. Һәр теләгән кеше диктант язуда катнашып татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый алды.
Быел әлеге акция 5нче тапкыр үткәрелде. Аның төп максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм
дөрес язу күнекмәләрен үстерү.
Шаян ТВ аналогик юнәлештә үз эшен даими рәвештә алып бара. Шуңа күрә бу масштаблы чарадан балалар каналы читтә кала Алина мады!
Канал тарафыннан «Адымнар» белем бирү үзәге нигезендә диктант өчен мәйданчыклар оештырылды. Укучыларга диктант тексты буларак Нәби Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» әсәреннән өзек тәкъдим ителде. Каналның алып баручылары Адилә Биктимирова һәм Иван Остроумов үзләрен укытучы ролендә сынап карадылар.
Үзенчәлекле эксперимент турында тулырак безнең тапшыруларда карагыз!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...