«ШАЯН ТВ» Лучше всех!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» Лучше всех!

«ШАЯН ТВ» Лучше всех!

Бүген мәркәзебездә масштаблы кастинг старт алды!
Беренче каналда зур популярлык яулаган «Лучше всех» тапшыруының иҗат төркеме сәләтле балалар эзләп Казанга килде.
3-12 яшьлек талант ияләре көчләрен сынап карар өчен "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә жыелды.
«ШАЯН ТВ» яшь йолдызлар белән һәрчак янәшәдә. Бүгенге чарада канал мәгълүмати партнер вазифасын башкарды. Каналыбызның төп геройлары кастингка барып, катнашучылар белән аралашып, җан атып кайтты!
Нәтиҗәләр әлегә билгесез. Гаризалар саны күп булганга, бәйгене ике көнгә бүлеп үткәрергә туры килде, ә димәк иртәгә кастинг дәвам итәчәк!
«ШАЯН ТВ» каналы катнашучыларның барысына да уңышлар тели! Тиздән федераль каналның эфирында нәни якташларыбызны күрергә насыйп булсын!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...