ТАССРга 100 ел: «Моабит дәфтәрләре»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ТАССРга 100 ел: «Моабит дәфтәрләре»

ТАССРга 100 ел: «Моабит дәфтәрләре»

1957 елның 22 апрелендә «Моабит дәфтәрләре» шигырьләр циклы өчен шагыйрьләр арасында беренче тапкыр Муса Җәлил Ленин премиясе белән бүләкләнә.

Безнең көннәргә кул учы кадәр зурлыктагы ике дәфтәр сакланып калган. Моабит циклында барлыгы 92 шигырь һәм ике өзек бар.

img11.jpg

Моабит төрмәсеннән совет тоткыны Габбәс Шәрипов алып чыккан беренче дәфтәрне Нигъмәт Терегуловка тапшыра. Ул исә 1946 елда Казанга кайтып, Җәлил һәм Алиш дәфтәрләрен Абдулла Алишның хатынына бирә. Нәтиҗәдә дәфтәрләр Татарстан язучылар берлеге рәисе Әхмәт Ерикәйгә килеп җитә. Тагын бер елдан Брюссельдагы совет консуллыгыннан икенче дәфтәр дә кайта. Моабит төрмәсеннән аны Андре Тиммерманс алып чыга. Шагыйрьнең соңгы үтенчен үтәп, шигырьләрне аның ватанына җибәрә.

Беренче тапкыр шигырьләр 1953 елда баш мөхәррир Константин Симонов аркасында «Әдәби газета»да басыла. Ленин премиясе 1957 елда тапшырыла.

«Моабит дәфтәрләре» 60тан артык телгә тәрҗемә ителгән.


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...