Сөмбелә: көн белән төн тигезләште

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Сөмбелә: көн белән төн тигезләште

Сөмбелә: көн белән төн тигезләште

22-23 сентябрь - көзге көн белән төн тигезләшкән вакыт. Елның сихри фасылында, нәкъ менә көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән. Европалылар өчен бераз моңсу вакыт, чөнки көз-патшабикә хакимлек итәргә тулы хокук ала. Ел фасылы алышынганда көн кыскара, төн озая. Көн озынлыгы нәкъ ярты тәүлек - 12 сәгать булганлыктан, кояш 6да чыга, 18:00 сәгатьтә бата. Мондый очрак ел әйләнәсендә ике тапкыр кабатлана.

Сөмбелә - уңыш бәйрәме. Җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны Сөмбелә дигәннәр. Нәүрүз бәйрәме язның башы булса, Сөмбелә көзне түгәрәкләү ае.

Татарларда Юлиан календаренә кадәр зодиак календарь кулланылган һәм сигезенче ай «Сөмбелә» дип йөртелгән. Бу күренеш мәкальләрдә яхшы сакланган:

* Сөмбелә туса, су суыныр.

* Сөмбеләдә урып ал, арышыңны чәчеп кал.

Борынгы Русиядә элек-электән көн белән төн тигезләшкәндә төрле йолалар башкарганнар, бәйрәм иткәннәр. Келәтләр уңыш белән тулы, өстәлләр яшелчә-җимештән сыгылып торган мизгел дә бит әле бу. Шунлыктан кешеләр шатланып, күңел ачкан. Бай көзге табынны күпереп пешкән икмәк, кәбестә, мүк җиләгеннән пироглар бизәгән. Ә кызыл миләш тәлгәшләрен, чир-чордан, күз тиюдән сакласын дип, тәрәзә төбенә тезгәннәр. Ә менә планетаның көньяк ярымшарында яшәүчеләр бу вакытта язны каршылый икән.

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...