23 Сентябрь 2024
Тарифлар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тарифлар балалар күзлегеннән» бәйгесенә гаризалар кабул итүне озайта.
Үткәрү вакыты: 2024 елның 22 апреленнән 2024 елның 1 ноябренә кадәр.
Җиңүчеләр Дәүләт комитетының Telegram каналында 2024 елның 1 декабренә кадәр ачык тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк.
Конкурс укучыларны Дәүләт комитетының тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу өлкәсендәге эшчәнлеге белән таныштыруга, балаларның күзаллауларын киңәйтүгә һәм яңаны белергә омтылыш булдыруга юнәлдерелгән.
Бәйгедә Татарстан Республикасының 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала.
Тулырак мәгълүмат сылтама буенча.
Комментарийлар: