Балаларны бәхетле итә торган фестиваль!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Балаларны бәхетле итә торган фестиваль!

Балаларны бәхетле итә торган фестиваль!

Безнең татар халкы – борын-борыннан җыр-моңга гашыйк халык! Ничә буыннар дәвамында саклап алып килә ул җыр сәнгате дигән бай мирасны! Шушы сәнгать өлкәсендәге беренче телевизион музыкаль “Сәйлән” балалар җыр фестивале халкыбызның үзенә генә хас моң дәрьясын тагын да үстерергә, сакларга, бөтен дөньяга танытырга һәм, әлбәттә, яшь буынга тапшырырга ярдәм итә. Чөнки бу проект – «ШАЯН ТВ» беренче татар балалар каналының зур масштаблы иҗат җимеше!

31 октябрь көнне Татар дәүләт «Әкият» курчак театрында «Сәйлән» фестиваленең гала-концерты булды. Җыр туа, яши, җырлаучысы булганда – җыр мәңге яши. Фестивальнең яшь катнашучылары моны бүген тагын бер кат дәлилләде. Халкыбызның бишек җырларын тыңлап үскән нәни йолдызчыклар бүген тамашачыларны рухландырып, матурлык дөньясына алып керде. Алар арасында мөхтәрәм кунаклар да бар иде.

Җыр – кешенең балачагыннан алып гомере буе аерылмас юлдашы. Татар халкының җыр хәзинәсе исә, үзенә күрә бер тарих ул. Анда без ерак гасырлар тавышын да, бүгенге көннәр аһәңен дә ишетәбез. «Сәйлән» проекты катнашучылары да берничә тур үтеп, үзләренең осталыкларын күрсәтте. Төрле мастер-классларда тагын да камилләште, тамашачылар күз алдында үсте. Яшь җырчылар һәммәсе үзенчәлекле, талантлы, шул ук вакытта бик кыю да! Матур җырлыйлар, бииләр, оста итеп сөйлиләр, төрле музыка уен коралларында да уйныйлар. «Мин инде 3 яштән җырлыйм. Күп кенә конкурсларда җиңү яулаганым бар. Ләкин бу фестиваль бик тә үзенчәлекле. Мин монда үземне, камералар булса да, иркен тоттым, чөнки күп кенә остаханәләр узды. Айсылу Габдинова белән узган остаханәдән яңа әйберләр белдем. Актерлык осталыгы, сөйләм теле буенча узган очрашулардан күп нәрсәгә өйрәнеп калдым. Айдар абый Галимов белән узган очрашу аеруча күңелемә кереп калды», – дип фикерләре белән уртаклашты Буа егете Камил Вәлиев.

Татар җырларын тагын да моңлы итеп башкаручы Миләүшә Закирова «Әлеге фестивальдә катнашуым белән мин бик бәхетле! Үземне бөтенләй башка яктан ачтым, күп тәҗрибә туплый алдым. Сәхнәдә дә үземне иркен тотарга өйрәндем. Шулай ук стилист Лилия Исмәгыйлева белән узган очрашу да минем өчен бик файдалы булды. Әлеге проектның озак еллар дәвамында балаларны бәхетле итүен телим!» – диде.

Шулай ук күп кенә конкурсларда җиңү яулаган, төрле чараларда чыгыш ясаган Венера Фасыйхова белән дә әңгәмә корып алдык. Кояш кебек елмаеп торучы әлеге кызчык, чын мәгънәсендә, нур чәчә. «Минем өчен бу проект телевизион булуы белән үзенчәлекле. Монда җырларга гына түгел, ә тамашачы алдында дулкынланмаска, камерадан курыкмаска өйрәндем. Мин үз өстемдә эшлим, хаталарны төзәтәм. Яңа дуслар таптым, без бер гаиләгә әйләндек», – диде ул. Әнисе Люция ханым кызы өчен дә, башка катнашучылар өчен дә шатлануын белдерде, балаларга үзләрен төрле жанрларда сынап, һәрьяклап ачылырга мөмкинлек тудырган проектны оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерде.

Көчле, үзенчәлекле тавыш иясе Дилә Хамматова кәефем, хәлем нинди булуга карамастан, сәхнәгә һәрвакыт күтәренке рух белән, елмаеп чыгачакмын, ди. Бу киңәшне ул Айдар Галимов белән узган очрашудан соң девиз итеп куйган. «Үземне телевизордан һәрвакыт тәнкыйть аша карыйм, кимчелекләрне күреп, аларны төзәтергә тырышам. Шундый мөмкинлек тудырган өчен, «ШАЯН ТВ»ның «Сәйлән» проектына рәхмәт», – диде яшь йолдыз. Ә фестивальнең беренче гала-концертында без инде аларны татар эстрадасының якты йолдызлары белән бер сәхнәдә күрдек.

Үз халкыңның горурланырлык улы яки кызы булу өчен, аның гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын, әдәбият-мәдәниятен, күп гасырлы тарихын балачактан сеңдереп үсү кирәк. «ШАЯН ТВ» балалар каналы, аның берсеннән-берсе гаҗәеп проектлары бу эштә бик мөһим роль уйный! Финалга узган яшь җырчыларны тәбрикләп, «Яңа гасыр» ААҖ директоры Илшат Әминев та изге теләкләрен җиткерде: «Бу гала-концерт миңа җитмәде. Шундый ошады. Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов хәер-фатихасы белән эшли башлаган «ШАЯН ТВ» каналына да 1 яшь. Без аны тормышка ашыру өчен бөтен көчне куйдык! Бу конкурсны да йөрәк белән эшләдек. Балаларыбыз яшь вакыттан ук татар халык җырларын белмичә, татар йөрәгенең ничек тибүен аңламыйча үссә, алар татар кешеләре дә булмас иде, минемчә. Шуңа күрә яшьтән үк халкыбызның бай мирасын белеп үскән тамырыбызның нык булачагына ышанам. Киләчәк буыннарга да бу көйләрне тапшырырлар, дип уйлыйм. Аларның зур йолдызлар булачагында да шигем юк! Конкурсның да киләчәге өметле!» – диде. Бу проект яшь йолдызларга тагын да яктырак балкырга, гомумән, татар халкының матур җырларын танытырга ярдәм итәчәк. Ул, һичшиксез, озын гомерле булырга тиеш!

Беренче балалар каналын дөньяның һәр почмагында интернет аша карарга мөмкин! Ә гала-концертны каналның эфирга чыга башлавына 1 ел тулган көнне, 12 ноябрьдә, «ШАЯН ТВ» каналында карый аласыз.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...