9 Декабрь 2019
9 декабрь көнне «ШАЯН ТВ» каналы хезмәткәрләре Казан шәһәренең 1 номерлы интернат-мәктәбендә хәйрия акциясе уздырды. Каналыбызның төп герое Шаян рәхәтләнеп балалар белән уйнады, биеде, күңел ачты.
Әлеге мәктәптә акыл ягыннан зәгыйфь балалар белем ала. Укучылар җәмгыятьтә үз урыннарын таба алсын өчен, биредә бөтен шартлар да тудырылган. Без мондый чараларга аеруча яратып йөрибез, чөнки дусларыбыз арта, очрашулар безне тагын да берләштерә.
Комментарийлар: