«ШАЯН ТВ» җиңү яулады!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» җиңү яулады!

«ШАЯН ТВ» җиңү яулады!

6-8 декабрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Бөтенроссия татар журналистлары форумын уздырды. Әлеге чарага башкалабызга Россиянең 20 төбәгеннән журналистиканың төрле өлкәләрендә көч куючы 50гә якын вәкил килде.

“ШАЯН ТВ” каналы журналистлары да “Россия регионнарында татар журналистикасы” дип исемләнгән түгәрәк өстәл эшендә һәм "Татмедиа" агентлыгы белән берләктә оештырылган «Татар рухы һәм каләм» IX Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты. Иң куанычлысы: каналыбыз бу бәйгедә дә зур җиңүгә иреште: «Массакүләм мәгълүмат чараларында татар халкының тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган иң яхшы эшләр циклы» номинациясендә җинде. Шулай ук «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең «Татарлар» тапшыруы редакциясе «Милли проблемаларга багышланган иң яхшы аналитик эшләр циклы» номинациясендә җиңүче дип табылды.


Дизайн без названия (45).png

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...