Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел

Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел

12 март көнне татар әдәбиятының күренекле классигы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе, энциклопедист галим Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел булды. Ул - әдәбиятыбызга үзенең беренче хикәяләре белән килеп кереп, шактый зур әдәби мирас калдырган язучыларыбызның берсе. Күп санлы хикәяләр, зур күләмле проза әсәрләре, шулай ук әдәбиятка, театрга, тарихка кагылышлы хезмәтләр яза. Без аның «Алмачуар», «Яз башы», «Кызыл чәчәкләр», «Табигать балалары» әсәрләрен яратып укыйбыз.

Шул уңайдан республикабызда язучының юбилеена багышланган төрле чаралар үтә. Музейларда, китапханәләрдә,  мәктәпләрдә Г. Ибраһимов истәлегенә багышланган конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр үтә; әдәби сәгатьләр, китаплар күргәзмәсе оештырыла. «Әкият» татар дәүләт курчак театры Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулу уңаеннан тамашачыны «Адәмнәр» спектакле белән сөендерде. Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры исә бөек язучының “Алмачуар” спектаклен даими сәхнәләштереп килә.

Г. Ибраһимов – күпкырлы талант иясе. Аның исеме, бай әдәби мирасы халкыбыз күңелендә яши.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...