Барлык илләрдә дә уку елы 1 сентябрьдән башланмый

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Барлык илләрдә дә уку елы 1 сентябрьдән башланмый

Барлык илләрдә дә уку елы 1 сентябрьдән башланмый

Тиздән Белем көне якынлаша. Барлык илләрдә дә уку елы 1 сентябрьдән башланмый. Дөньяның 43 илендә ул - 1 гыйнварда, ә 16 илдә 1 марттан башлана. Бүген без сезне төрле илләрдәге үзенчәлекле белем бирү системасы һәм алардагы кызыклы мәктәп тормышы белән таныштырырбыз.

* Дөньяның гаҗәеп мәктәпләренең берсе - Камбоджадагы суда йөзеп йөри торган белем учагы. Әлеге ил өчен бу күренеш шаккаткыч түгел, чөнки монда кибетләр, йортлар, башка биналар да суда йөзеп йөри. Әлеге мәктәп Тонлесап күле өстендәге Кампонг Луонг авылында урнашкан. Биредә барлыгы 60 бала укый, аларның 40ы - балык тотканда һәлак булган ата-аналарның ятим балалары. Дәреслекләрне ярдан махсус тазларга салып, йөздертеп җибәрәләр.

* Русия мәктәпләрендә «5»билгесенә уку - мактаулы, ә менә Чехиядә «5» - иң начар билге санала икән. Франциядә 20 баллы билгеләр, ә Кытайда - 100 баллы (60 баллдан аз булса - безнеңчә «2» дигән сүз). Ә Норвегия мәктәпләрендә 8 сыйныфка кадәр бөтенләй билге куймыйлар.

* Австралиянең Сидней шәһәрендә попугайлар һәм сөйләшә торган башка кошлар өчен мәктәп ачылган. Анда әлеге җан ияләрен сүзләр әйтергә, шигырь сөйләргә өйрәтәләр.

* Таиландта филләр өчен мәктәп бар. Анда хайваннарны рәсем ясарга, урам җыештырырга өйрәтәләр. Әлеге мәктәптә филләргә артистлык дәресләре дә бирәләр, киләчәктә алар туристларның күңелен күрәчәк.

* Финляндиядә укучы үзе теләмәсә, укытучының аны такта янына чыгарырга хокукы юк. Әлеге илдә сыйныфташлары алдында укучының кимчелекләренә басым ясау тыела.

* Бөекбритания түрәләре мәктәп укучыларына жаргон сүзләр куллануны тыйган. Моннан тыш, «сәлам», «пока» сүзләре урынына да алар «хәерле иртә», «сау бул» дип әйтергә тиеш.

* Иң озак дәрес 2003 елда Австралиядә булган. Ул 54 сәгать барган. Биология фәненнән профессор ике тәүлектән артык лекция укыган.

* Вьетнам мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында иртән йога сәгатьләре оештырыла. Шул вакытта укытучы гыйбрәтле хикәяләр сөйли. Теләге булган балалар укудан соң калып та йога дәресендә утыра ала. Белгечләр фикеренчә, йога укучыларга уңышка ирешергә ярдәм итә, шулай ук тынычландыра да.

* Иң күп укучы укыган мәктәп - Һиндстанда. Анда 28 мең бала белем ала.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...