Итек иркен булганда гына аякны җылыта

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Итек иркен булганда гына аякны җылыта

Итек иркен булганда гына аякны җылыта

Быел кыш шактый кырыс. Соңгы елларда күрсәтмәгән зәмһәрир салкыннары белән шаккаттыра. Киез итек кигән кешеләргә кызыгып карыйсызмы? Әйе, җылы кыш өчен булган сапоги гына түгел инде ул итек...

Әле итек алып кияргә соң түгел, чөнки салкыннарның очы-кырые күренми. Итек киючеләргә бездән берничә киңәш!

* Итек – иркен булганда гына аякны җылыта. Шуның өчен аны 1-2 размерга зурракны алыгыз. 
* Итекнең «уңы», «сулы» юк икәнен белә идегезме? Киез – бик җайлы материал ул: аз гына киеп йөрүгә, аягыгыз формасына керәчәк.
* Урамнан кергәндә үк итеккә ябышкан карларны кагып керегез. Югыйсә, өйдә кар эреп, итегегез юешләнәчәк. 
* Итекне батарея өстенә куеп киптерергә ярамый, чөнки ул формасын югалтачак, катыланачак. Итекне бүлмә температурасында киптерү яхшы.
* Итек тизрәк кипсен дисәгез, эченә иске газеталар тутырыгыз – газета дымны үзенә тартып алачак.
* Итек пычранган икән, аны ул тәмам кибеп беткәч кенә чистартыгыз.
* Итекне иң җиңел чистарту ысулы - карда йөрү.
* Ак төстәге итекләрдәге тапларны он белән дә чистартырга мөмкин. 
* Киез итекләрне беркайчан да юмыйлар, болай эшләсәң, алар кечерәя.
* Киез итекне көя ярата. Шуңа күрә җәен итекләр эченә күбәләккә каршы җайланмалар куярга онытмагыз.

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...