4 Декабрь 2024
Бүген «Болгар радиосы»ның яңартылган студиясе ачылды. Очрашуда «Яңа Гасыр» ТРК АҖ генераль директоры Илшат Юныс улы Әминев, «Болгар радиосы» башкарма директоры-баш мөхәррире Илфар Илдус улы Кәримов һәм радионың популяр алып баручылары катнашты. Барлык мөмкинлекләрне күрсәтү өчен студиядән Татарстанның халык артисты Вадим Захаров катнашында туры эфир оештырылды.
Бүгенге көннән «Болгар радиосы»н тыңлап кына түгел, ә bolgarradio.com сайты аша яхшы сыйфатта карап та була. Студиядә тулысынча техник база яңартылды һәм сыйфатлы видеокамералар урнаштырылды. Хәзер «Болгар радиосы» сайты кунаклары популяр тапшыруларны туры эфир форматында да карый ала.
Комментарийлар: