Кыш бабай үзеннән ешрак нинди бүләкләр сорауларын сөйләде

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Кыш бабай үзеннән ешрак нинди бүләкләр сорауларын сөйләде

Кыш бабай үзеннән ешрак нинди бүләкләр сорауларын сөйләде

4 декабрь – Кыш бабайдан бүләк сорау көне билгеләп үтелә.

Кыш бабайдан балалар күбрәк телефон, планшет, ноутбук һәм конструктор сорый икән. Курчак һәм йомшак уенчыкларга да шат булачаклар. Кыш бабайга килгән хатлар шуны күрсәткән.

Ә менә олыларның теләкләре башка төрлерәк. Әти-әниләр әкияти бабайның торак шартларын яхшыртуын һәм кредитларны түләп бетерүен өмет итә. Йорт җиһазлары, яңа мебель, сәяхәт һәм автомобиль турында хыялланучылар да шактый.

Кыш бабайдан сатып алып булмый торган кыйммәтләр – сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт һәм тынычлык сораучылар да күп. Быел Кыш бабай почтасына 233 796 якын хат килгән инде, шуларның 2024е чит илдән.

Ә сез Кыш бабайдан нәрсә сорар идегез? Нәкъ менә бүген хат язар өчен шәп мөмкинлек бар!

Фото: Яндекс

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...