Кояшлы көннәр сирәгәйде, ә соры һәм пычрак һава торышы, яңгыр һәм җил бик аз кешеләрнең генә кәефен күтәрә. Күбебездә көз меланхолия, көч кимү, начар кәеф һәм йокымсырау белән ассоциацияләнә.
Көзге депрессиядән котылу буенча бездән берничә киңәш:
1. Күбрәк яктылык кирәк. Электрга экономия ясамагыз! Күбрәк якты буяулар кулланыгыз - киемдә, аксессуарларда, кирәк-яракларда.
2. Витаминнар турында онытмагыз.
3. Тәүлекнең якты вакытында көнегезнең кимендә ярты сәгатен бүлмәдән читтә үткәрегез.
4. Күбрәк хәрәкәтләнегез, әмма фанатизмсыз - җиңел гимнастика, фитнесс.
5. Бу чорда бернинди кырыс диета да тотмагыз, азык шактый калорияле, ләкин файдалы булырга тиеш.
6. Күбрәк йоклагыз (тәүлеккә 7 - 8 сәгать) һәм көн режимын сакларга тырышыгыз.
7. Иҗат белән шөгыльләнегез.
8. Кечкенә һәм зур шатлыклар турында онытмагыз. Болай эшләгәндә кәефегез һәрчак күтәренке булыр!
Фото: Яндекс
Комментарийлар: