Салкын җилле, моңсу озын октябрь дә узып бара. Аяк астындагы яфракларның кәефсез кыштырдавын тыңлап, сулган чәчәкләргә карап, көне буе укып, эшләп, көзге хандрага кереп китүең дә ихтимал. Көзге депрессиядән котылып буламы? Әлбәттә, була. Түбәндәге киңәшләр аларны булдырмау өчен ярдәм итәр.
* Махсус диета. Әмма шуны истә тотыгыз, үзегезне ашаудан тыймагыз, бу бары тик организмга стресс китерәчәк. Ашау рационын җайга салыгыз. Менюга серотонинны барлыкка китерә торган ашамлыкларны кертегез: банан, хөрмә, цитрус җиләк-җимешләр, аксымга бай ризыклар. Кәефне күтәрү өчен аз күләмдә шоколад, баллы ризыклар да ашасагыз ярый.
* Йоклау режимын көйләгез. Көндез дә 30-60 минут йоклап алырга тырышыгыз.
* Спорт. Мөмкин кадәр актив булырга кирәк. Гимнастика, йога, бассейнга бару файдага булачак.
* Саф һавада булу да бик мөһим. Кояшлы көннәрдә өйдә ятмагыз, паркларга йөреп кайтыгыз.
* Негатив уйлардан, начар яңалыклардан, зарланучы кешеләрдән ерак булырга тырышыгыз.
Сезнең кәефегез – бары сезнең кулда. Үзегезне кулга алыгыз, артык борчылмагыз. Үзегезне яратыгыз, күбрәк елмаегыз!
Фото: Яндекс
Комментарийлар: