АРТУР МАУЗЕР: «ЛИЯ МИНЕМ ӨЧЕН КЕЧКЕНӘ КЫЗ БУЛЫП ТОЕЛДЫ»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

АРТУР МАУЗЕР: «ЛИЯ МИНЕМ ӨЧЕН КЕЧКЕНӘ КЫЗ БУЛЫП ТОЕЛДЫ»

АРТУР МАУЗЕР: «ЛИЯ МИНЕМ ӨЧЕН КЕЧКЕНӘ КЫЗ БУЛЫП ТОЕЛДЫ»

«ШАЯН ТВ» каналында баручы «Калеб» тапшыруында татар эстрадасының иң музыкаль пары Артур Маузер һәм Лия Шамсина үзләренең мөнәсәбәтләре, гаилә кару тарихлары хакында сөйләделәр.

- Безнең мөнәсәбәтләр иҗат юлы белән бергә башланды. Лия белән аралаша башлагач, беренче көннән үк «әйдә бергә берәр җыр языйк әле», дигән тәкъдим булды. Җырны бергә яздык. Мин кунакка килеп йөрдем, утырып бергә яза идек.

Без Лия белән аңа 14-15 яшьләр булганда ук күптән таныш идек. Миңа ул вакытта 24-25 яшьләр тирәсе иде. Ул вакытта Лия минем өчен бәләкәй кыз булып тоелды. Аңа хәтле безнең әти-әниләр дә аралашкан, әтиләр бергә эшләгән булганнар. Мин Эмиратка күчеп киткәч, без Лия белән аралашмый тордык. Ә кайтканнан соң, ул миңа үзе язды. Ул вакытта мин гаилә корырга әзер идем инде. Шуннан аралашып киттек. Намаз укыганда «Лия белән миңа бергә булырга язганмы?», - дип сорадым. Шунда төшемдә Лия мине төне буе сүгеп чыкты. Бер ай очрашып йөргәннән соң, мин аңа тәкъдим ясадым.

Тулырак әңгәмәне сылтама буенча «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында карагыз.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...