«ШАЯН ТВ» каналының digital юнәлеше үсеш ала

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» каналының digital юнәлеше үсеш ала

«ШАЯН ТВ» каналының digital юнәлеше үсеш ала

«ШАЯН ТВ» каналының digital юнәлеше зур үсеш ала! Тамашачылар нәкъ менә бирегә тартыла!

Канал социаль челтәрләр өчен аерым контент булдыруга күп көч куя. «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында язылучыларның саны да 20 000гә җитте! Махсус YouTube өчен генә әзерләнүче өр-яңа «Килде-китте Шоу», «Койрыклы җырчылар», «ШАЯН Әлифба», «ШАЯН рәссам» һ.б. проектлар аеруча зур тизлек белән үсеш алды. Соңгы бер ел эчендә видеолар 2 266 216 карау җыйды. Бу үсеп килүче канал өчен бик зур күрсәткеч. Безнең белән бергә булганыгыз өчен зур рәхмәт!

Иң кызыклы тапшырулар, популяр мультсериаллар, мавыктыргыч уеннар һәм файдалы лайфхакларның барысын да «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында күрергә мөмкин.

Әле моның белән генә бетми! «ШАЯН ТВ» каналы тамашачыларына яңадан-яңа проектлар әзерли. Бик тиздән аларны социаль челтәрләрдә һәм эфирда күрергә мөмкин булачак!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...