Кыш - кыргый хайваннар тормышында катлаулы чор. Әлеге ел фасылын аякта үткәрүче җәнлекләр өчен генә түгел, ә йокыга талучылар өчен дә. Көчле салкыннар һәм азык-төлекнең җитмәве - барлык хайваннарның да кышны кичерә алмавына китерә.
ТӨЛКЕ
Төлке кыш көне ялгыз яшәү рәвеше алып бара. Көндез һәм эңгер-меңгер вакытта әлеге ерткыч урман буйлап йөри, куяннар эзли, тычканнар аулый, еш кына торак пунктларда пәйда була һәм тавык кетәклекләрендә тәртип урнаштыра. Ауда йөреп аргач, ул, гадәттәгечә, оясында түгел, ә кар өстендә, койрыгына уралып йоклый.
БҮРЕ
Бүре салкыннан курыкмый, аның туны кышка тагын да калыная. Ләкин бүрене күбрәк ачлык газаплый. Ауга йөрү җиңелрәк булсын өчен, поши, кабан яки болан тоту өчен, ерткычлар бергә тупланалар. Кышын алар ешрак кеше тораклары янында яшиләр, йорт хайваннарына һөҗүм итәләр. Кайчакта ерткычларга этләр дә азык була.
ПОШИ
Билгеле булганча, поши үзенең мөгезләрен кышка сала, ә яңалары җәй башында гына барлыкка килә. Кыш көне агач кайрылары һәм ботаклары белән туклана, бигрәк тә аларга усак һәм яшь нарат ошый. Су урынына кар ашыйлар. Урман сакчылары аларга аланнарда зур-зур печән өемнәре калдыралар. Тамаклары тук вакытта пошилар йомшак ак карда батынкылык ясап ял итәләр, йоклыйлар. Бүреләр һөҗүм иткәндә бер-берсен ташлап китмиләр, үткен тояклары, көчле мөгезләре ярдәмендә сакланалар.
ТИЕН
Тиен кышка һәрвакыт алдан әзерләнә - ул гөмбәләр җыеп киптерә, чикләвекләр яшерә. Бу җанварлар исне бик яхшы сизәләр - алар хәтта зур кар көрте астындагы күркә тавышларын дә ишетәләр. Кыш көне тиен үзенең кишерсары тунын сорыга алыштыра. Каты салкыннарда алар йокыга талмыйлар, чирәм яисә мүк белән җылытылган ояларына качалар.
КЕРПЕ
Керпеләр дә кышка алдан әзерләнә. Көз көне ул яфрак, мүк һәм төрле үләннәрне куаклар астына сөйрәп бара, анда җылы итеп оя ясый һәм йомарланып, җылы язгы көннәргә кадәр йокыга тала. Ә уянгач, керпе шунда ук азык эзләргә керешә.
КӨРӘН АЮ
Салкыннар килү белән, аюлар кышкы йокы өчен өн әзерлиләр. Йоклау урынын хайваннар ауган агачларның тамырлары астыннан эзлиләр. Чокыр казыйлар, аны ботаклар, мүк һәм чыбык белән каплыйлар - менә шундый йокы бүлмәсе килеп чыга. Ләкин, йокыга талганчы, аю, куян кебек, эзләрен бутый.
КУЯН
Салкыннар башлангач, куян гадәти көрән йонын ак тунга алыштыра. Кышка куян алдан запас әзерләми, урманда табып була торган азык белән туклана: агач кайрысы, корыган үләннәр, көз көне туңган җиләкләр. Кышка таба күп кенә куяннар кеше яши торган урыннарга якынрак килүне кулай күрәләр. Анда алар печән яки җиләк-җимеш агачлары белән тукланырга яраталар.
Барлык рәсемнәр дә Яндекстан алынды
Комментарийлар: