«ШАЯН ТВ» каналы «Балачак» вокаль бәйгесенең Гала-концертында булып кайтты

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» каналы «Балачак» вокаль бәйгесенең Гала-концертында булып кайтты

«ШАЯН ТВ» каналы «Балачак» вокаль бәйгесенең Гала-концертында булып кайтты

Кичә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Балачак» Халыкара вокаль бәйгесенең Гала-концерты узды. Биредә Россия эстрадасы йолдызлары һәм Россиянең төрле төбәкләреннән иң яхшы балалар иҗат коллективлары бер сәхнәдә чыгыш ясады.

Конкурсны «Добро рядом» хәйрия фонды һәм «Туган Батыр» халыкара бренды оештырды. Бәйгенең максаты - сәләтле балаларның башкару осталыгын популярлаштыру, аларны иҗади тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән килгән коллективлар һәм педагоглар арасында тәҗрибә алмашу һәм иҗади казанышлар белән уртаклашу. Сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларның үз талантларын күрсәтү мөмкинлеге фестивальнең үзенчәлеге булып тора.

Быел да әлеге бәйге Россиянең күпсанлы төбәкләреннән 1190 гариза кабул итте. Гала-концерт исә яшь җиңүчеләрне, лауреатларны һәм дипломантларны бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

Чарада «ШАЯН ТВ» каналы да булып кайтты.Тиздән безнең блогерларыбыздан әлеге чарага обзор булачак.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...