15 гыйнвар – Кышлаучы кошлар көне буларак билгеләп үтелә.
Безнең якта кышларга калучы кошлар, суыклар җитү белән, кешеләр яшәгән урыннарга киләләр. Бу төр кошларга - чыпчыклар, песнәк, ала карга, чәүкә, саескан, тукран һ.б. керә. Үзләренә азык таба алырга сәләтле кошлар гына безнең якларда кышлый.
Чукыр
Чукырлар утыз градуслы суыкларда да бала чыгарырга һәм аларны ашатырга сәләтле. Күркә орлыклары белән тукланалар. Алар ризыкны бөкләнгән томшыклары ярдәмендә чукыйлар. Чукырны торак пунктларда очратырга мөмкин түгел. Бу тулысынча урман кошы. Еш кына аларны ылыслы урманнарда күрергә була.
Үрмәләч
Бу кошны әлеге исем белән агачларны тырнакларын белән эләктереп, кәүсәдән кәүсәгә күчеп йөри алуы өчен атаганнар. Өстәвенә, алар еш кына башларын түбән игән килеш вертикаль юнәлештә хәрәкәт итәләр. Гадәттә, тукраннарның иске ояларында, агач куышларында яшиләр.
Карабүрек
Карабүрекләр ылыслы һәм катнаш урманнарда яшиләр, чөнки аларга төп азык булып чыршы, нарат, җиләк орлыклары, миләш һәм агач бөреләре хезмәт итә. Җәен әлеге кошларны күрү мөмкин түгел диярлек.
Чыпчык
Йорт чыпчыгы һәм аларның 12 төре утрак яшәү рәвеше алып бара. Кошлар бөтен төр ризык белән дә туклана. Сикереп хәрәкәт итүләре белән үзенчәлекле булып торалар.
Миләш чыпчыгы
Төньяк ярымшарның тайгадагы урманнарында киң таралганнар. Бу кошның башында кикриге бар. Кышлау вакытында алар бер урында утырмыйлар. Шуңа күрә аларны күченүче дип атыйлар, чөнки алар даими рәвештә азык эзләү белән мәшгуль.
Песнәк
Бу кошлар бер тәүлек эчендә бөҗәкләрнең һәм корткычларның ярты меңләп личинкасын юк итә алулары белән гаҗәпләндерәләр. Салкыннар башлангач, песнәкләр кешеләр яши торган җирләргә якынрак күченәләр, чөнки биредә азык калдыкларын табу җиңел.
Тукран
Тукраннар, гадәттә, урманнарда яшиләр. Алар үзләренең каты томшыклары белән агач куышларын тишәләр һәм төрле бөҗәкләрне юк итәләр. Шулай итеп, үсемлекләргә бәяләп бетергесез файда китерәләр. Көз һәм кыш көне исә үсемлек азыгына күчәләр.
Саескан
Саесканга «карак» дигән кушамат тагылган. Ул, чыннан да, бөтен ялтыравыклы һәм матур әйберләргә кызыга. Саескан - акыллы кош. Орнитологлар аның башка канатлылардан акыллырак булуын исбатлаганнар, чөнки саесканнар гына үзләрен көзгедә күреп, таный алалар икән.
Барлык рәсемнәр дә Яндекстан алынды
Кыш кошлар өчен бик зур сынау. Менә шул вакыт алар безнең янда күбрәк чуала башлыйлар, кешеләрдән саклау һәм яклау көтәләр. Шуңа күрә канатлы дусларыбызга җимлекләр элеп сөендерик!
Комментарийлар: