Әкият илендә: «Куянның ирене нигә ярык?»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Әкият илендә: «Куянның ирене нигә ярык?»

Әкият илендә: «Куянның ирене нигә ярык?»

Көннәрдән беркөнне куяннар карт нарат төбенә җыелганнар да тормыш авырлыгыннан зарланыша башлаганнар. Иң Карт куян боларны тыңлап-тыңлап торган да, алга чыгып, болай дигән:

— Кадерле туганнарым минем! Мескен куяннарга җирдә яшәү бик авыр. Куаклыкта берәр җәнлек кыштырдап куйса — Куян дер-дер килә, агачтан яфрак өзелеп төшсә — Куянның коты оча. Үзебез бөтен нәрсәдән куркабыз, ә безгә хәтта черкинең дә исе китми. Болай яшәү туйдырды, әйдәгез, диңгезгә барабыз да бөтенебез шунда батып үләбез. Иртәме-соңмы, барыбер үләсе бит.

Куяннар өлкән туганнарының сүзенә каршы килмәгәннәр. Уйлап-нитеп тормыйча, барысы дәррәү диңгезгә таба юл тотканнар. Ә диңгез буендагы болында сарык көтүе утлап йөри икән. Бер Сарык, шулхәтле Куян килүен күргәч, куркудан бәэлдәп куйган һәм чабып киткән. Аның артыннан бөтен көтү ияргән. Чабалар, ди, сарыклар, ә үзләре кая чапканнарын да, нигә чапканнарын да белмиләр, ди.

Ә сарыклар артыннан, шартларга җитеп өрә-өрә, этләр куа икән. Көтүчеләр кычкырыша, таяк болгый... Тирә-юньдә ыгы-зыгы, шау-шу! Куяннарга бик көлке тоелган бу. Шуннан алар арткы тәпиләренә утырганнар да көләргә тотынганнар. Шулхәтле шаркылдап көлгән болар — хәтта иреннәре ярылган.

рына качканнар. Шомлы итеп, елап-елап этләр өрергә тотынган. Малай, ни уйларга белмичә, курка-курка өенә чапкан.

— Әни,— дигән ул, сулышын көчкә-көчкә алып,— нишләптер, кояшның йөзе каралды. Әнә тышка кара әле.

Әнисе кояшка караган да болай дигән:

— Кемдер бу дөньяда ялган эш кылган булырга тиеш, улым. Кояшның шул кеше өчен оялудан йөзе каралып чыккан. Чөнки җирдә кояш күрмәгән бер генә эш тә юк.

— Әни,— дигән малай, башын түбән иеп,— мин суны Көймә тавы артындагы чишмәдән алмаган идем, гафу ит мине.

Малай мөлдерәмә яшьле күзләре белән әнисенә караган. Әнисе улын күкрәгенә кыскан. Шулвакыт кояштагы караңгылык кими башлаган. Дөнья әкренләп яктырган, кошлар, кереп поскан ояларыннан чыгып, агач ботакларына кунганнар, этләр елый-елый өрүләреннән туктаганнар. Бар нәрсә элекке хәленә кайткан, бары тик кояштагы кара тап кына бөтенләй бетеп җитмәгән.

Әйе, дөньяда бер генә яманлык та, бер генә ялган да эзсез калмый шул. Яманлыкны хәтта кояш та яндырып бетерә алмый икән.

Эстон халык әкияте

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...