Дөнья буйлап...

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Дөнья буйлап...

Дөнья буйлап...

АВЫЛ САТЫЛА

Испаниядә бер авылны сатарга куйганнар. Сальто-де-Кастро авылы Португалия чигендә урнашкан. 1940 елда Дуэро елгасында плотина төзүчеләр өчен салынган авыл ул.

Эш булмау сәбәпле, авылның соңгы кешесе 1989 елда киткән, шуннан бирле биредә берәү дә яшәми. Авылны сатып алучы 44 йортка, даруханә, полиция участогына ия булачак. Аның хәзерге хуҗасы авылны берничә ел элек 260 мең еврога сатып алган, монда туристлык үзәге булдырырга хыялланган, әмма эшен тәмамлый алмаган. Ул авылны 580 мең еврога (якынча 57 млн. сум) бәяләгән. Хәзерге вакытта Барселонада бер фатир шул бәя тора.

88.jpeg 

ВУЛКАН УЯНДЫ

Камчаткада Ключевская вулканы 14 км га көл аткан. Мәктәпләрдә укуларны туктатып торганнар, балалар бакчалары эшләмәгән, вулкан тирәсеннән уза торган трассаны да вакытлыча ябып торганнар. Вулкан янында дүрт торак пункт бар, аларда 7 меңләп кеше яши.

Ключевская – Евразиядәге иң зур актив вулкан. Ул 2023 елның июнендә генә уянып тынган булган, кыска вакыт эчендә икенче тапкыр көч туплап өлгергән.

99.jpg 

КАБАК-КӨЙМӘ

Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә яшәүче фермер Гадел Хафизов 400 кг лы кабакта Мәскәү елгасын йөзеп чыккан. Бензопычкы ярдәмендә кабакны тишеп, эчен алганнар һәм “көймә”не суга төшергәннәр.

Фермер кабакны үзе үстергән. Күпләр аны ашлама сипкән дип уйлый. Барысы да табигый, кабак Америка орлыгыннан үстерелгән. Кояш, су һәм тәрбия – бөтен сер шунда. Кабак-көймәне яр буенда калдырганнар, ул хәзер чәчәк кашпосы булып тора.

Ел саен Бельгиянең Лихтаарт авылында кабак көймәләрдә ярыш үтә. Кабак көймә белән идарә итү өчен осталык кирәк, ишкәк белән ишкәндә, ул көймә кебек алга бармый, ә үз күчәре тирәсендә әйләнә башлый икән.

00.png 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...