10 Гыйнвар 2024
Гыйнвар - кышның уртасы, иң салкын ай. Бүген Татарстанда аномаль суыклар көтелә. Татарстан Республикасының кайбер районнарында төнлә һава температурасы -32, -37 градуска кадәр төшәчәк, урыны белән суыкларның -41 градуска кадәр җитүе фаразлана. Синоптиклар әйтүенчә, көндез термометр баганалары -25, -30 градусны күрсәтәчәк. Казанда көндез һаваның максималь температурасы -26, -28 градус булуы көтелә.
Пәнҗешәмбегә каршы төндә Республикада төнге сәгатьләрдә -28 градуска кадәр суыта. Көндез Татарстанда һава температурасы -15 градус тәшкил итәчәк.
Җылы сөяк сындырмый, салкын тәнне тындырмый, диләр. Шулай булгач, киенеп йөрегез, дуслар. Гыйнвар салкыннарын исән-имин үткәрик. Юлларда бозлавык, игътибарлы булыгыз!
Комментарийлар: