11 гыйнвар - иң әдәпле бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара «Рәхмәт» көне билгеләп үтелә.
Чыннан да, зур мәгънәгә, тылсымга ия бу сүз. Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр, дигән гыйбарә бар. Психологлар фикеренчә, рәхмәт сүзләре - игътибар билгеләре үзләренең җылылыгы белән тынычландырырга, күңелне күтәрергә сәләтле икән.
Бу дөньяга аваз салганбыз икән, без әти-әниебезгә рәхмәтле. Иртән йокыдан уянганбыз, көн яктысын күрәбез икән, рәхмәтле булыйк. Рәхмәтнең олысы, кечесе булмый. Иң мөһиме, ул ихластан булсын.
Дөньяның төрле телләрендә «Рәхмәт» сүзе ничек әйтелә?
* Русча – спасибо
* Инглизчә – сэнк ю
* Төрекчә – тешикүр әдарим
* Кытайча – сьё-сьё
* Японча – аригато
* Испанча – грациас
* Итальянча – грацие
* Французча – мерси
* Хорватча – хвала
* Алманча – данке
Әйдәгез, бу көнне бер-беребезгә матур сүзләр генә әйтик. Салкын кышкы көннәрдә җылы өләшик, ШАЯНнар!
Комментарийлар: