28 Ноябрь 2024
Мәктәптә икенче чирек бара. Каникуллар да озак көттермәс! Иртән торуны җиңеләйтү өчен бездән сезгә берничә киңәш!
1. Яңа көнне кичтән планлаштырып ятыгыз;
2. Кичтән мәктәпкә кирәкле әйберләрегезне тәртипкә салып ятсагыз, уянуы рәхәтрәк булыр;
3. Будильникны ераграк куегыз;
4. Битне салкын су белән юыгыз;
5. Лимон салып, җылы су эчегез, ул организмны уятып җибәрә;
6. Йоклаган бүлмәне җилләтеп алыгыз;
7. Иртәнге ашка файдалы ризыклар ашагыз;
8. Җиңелчә күнегүләр ясап алу тизрәк уянырга ярдәм итә;
9. Гел бер вакытта торырга тырышыгыз, организм ияләшеп, будильниксыз уяна башлаячак.
Фото: Яндекс
Комментарийлар: