Чәй турында 5 ялган факт

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Чәй турында 5 ялган факт

Чәй турында 5 ялган факт

15 декабрь көнне Халыкара чәй көне билгеләп үтелә. Күңелне күтәреп җибәрүче, арыганлыкны бетерүче, зиһенне ачучы, ялкаулыкны куучы, халкыбызның матур гореф-гадәте ул чәй эчү. Татар халкы гомер-гомергә чәйне яратып кулланган.

* Чәй агачының биеклеге 8-9 метрга җитә. Чәй өчен аның яфракларын елына ике тапкыр - апрельдә һәм августта өзәләр.

* Чәйнең файдасы санап бетергесез. Аның составында 500 гә якын микроэлемент табылган. Чәй - эчәсе килүне баса, кешегә көч кертә, баш мие эшен яхшырта.

* Чәй эчемлегендә Р,С,В,РР витаминнары, танин, кофеин, шикәр, аксым һ.б файдалы матдәләр бар.

* Яңа җыелган чәй яфрагында С витамины лимонга караганда 4 мәртәбә күбрәк, ә яшел чәйдә, кара чәйгә караганда бу витамин 10 тапкыр күбрәк.

67.jpg

Рәсем Яндекстан алынды

Чәй турында 5 ялган факт:

1. Куе кара чәй, яшел чәйгә караганда, күбрәк хәл кертә. Киресенчә, яшел чәйдә кофеин күбрәк була. Ул кан йөрешен яхшырта, кан тамырларын киңәйтә.

2. Кичәге чәйне эчәргә ярамый. Кичәге чәй агу түгел, бары тик аның файдасы гына азрак. Чәйне пешереп бер сәгать үткәч, хуш исе очып бетә, әчкелт, тәмсез тәм барлыкка килә.

3. Пакетлы чәйләрне чәй тузаныннан, ягъни җитештерү калдыкларыннан ясыйлар. Чәй тузанын пешерү мөмкин эш түгел, пешерсәң болганчык катнашма барлыкка киләчәк. Пакетка тутырасы чәйне бик ваклап турыйлар, шулай эшләгәндә ул тизрәк пешә.

4. Әгәр куе чәйне күп эчсәң, бәйлелек барлыкка килә. Дөрес пешергән чәйнең бернинди зыяны да юк.

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...