«ШАЯН ТВ» каналы «Cәйлән» фестиваленең 6 сезонын игълан итә

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» каналы «Cәйлән» фестиваленең 6 сезонын игълан итә

«ШАЯН ТВ» каналы «Cәйлән» фестиваленең 6 сезонын игълан итә

«ШАЯН ТВ» каналы «Cәйлән» телевизион музыкаль фестиваленең 6 сезонына старт бирә!

Проектның төп максаты - татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы балаларны барлау; алар өчен иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру.

Әлеге фестиваль каналыбызның иң шәп проектына әверелде! Ул катнашучыларга киң мөмкинлекләр бирә, зур сәхнәгә юл ача! Узган сезон җиңүчеләре инде, чын мәгънәсендә, йолдыз булып балкыйлар! Алар танылган артистлар белән бергә чыгыш ясый, клипларда төшә, зәңгәр экраннарда балкый! Бер генә мөһим чара да алар катнашыннан башка узмый.

Быел исә гади генә сезон түгел! Ә сезоннар ярышы! Узган еллар җиңүчеләре үзара ярышачаклар! Көрәш бик кызу булачак! Тамашачыларны күп сюрпризлар, талантлы башкаручылар һәм шәп җырлар көтә! Яңалыклар артыннан күзәтеп барыгыз!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...