ЯЗГЫ БАГУ: эзләр ни сөйли?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ЯЗГЫ БАГУ: эзләр ни сөйли?

ЯЗГЫ БАГУ: эзләр ни сөйли?

Кояш чыгып, көннәр җылыта башлагач, иртән чиста кар яткан урынга барып, аяк эзе тигез калырлык итеп басарга һәм пышылдап кына теләк теләргә кирәк. Иң мөһиме, кеше йөри торган җир булмаска тиеш. Шуннан сак кына чыгып, эзләр яныннан китәргә, кирегә борылып карарга ярамый. Шул ук көнне кичен эзләр янына барып, аларның нинди икәнлеген карагыз. Әлеге язгы багу сезгә теләкләрегезне чынга ашырырга ярдәм итәр!

1. Эзләр белән берни үзгәрмәгән, ничек калдырып киткән, шулай торса – бернинди дә үзгәрешләр көтелми. Башка теләк теләп карарга кирәк. Бу теләгең сиңа бөтенләй кирәк түгел бугай.

2. Әгәр эзләрне кар капласа – әлегә теләк кабул була алмый, вакыты җитмәгән.

3. Эзләргә эрегән кар суы тулса – теләгең тиздән үтәлә башлаячак.

4. Башта су тулып, аннары боз белән капланса – теләк үтәлүгә ниндидер каршылыклар бар.

5. Эзләр яныннан кешеләр узып киткән, эзең тапталган булса – теләгеңне үтәргә кемдер комачаулый.

6. Янәшәдә песи, эт яисә кош эзләре бар икән – сиңа яшертен генә ярдәм итүчеләр бар дигән сүз.

Тикшереп карагыз әле! Күңел түрендә йөрткән теләкләрегез кабул булырмы?

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...