30 Апрель 2025
Быел 25 нче тапкыр уздырылган «Созвездие – Йолдызлык» республикакүләм фестиваль-конкурсы тантаналы рәвештә тәмамланды! Йомгаклау концерты 30 нчы апрель көнне Казан шәһәренең КСК «Пирамида» сәхнәсендә узды.
Без зур горурлык белән «ШАЯН ТВ» телеканалының сәләтле малайларын котлыйбыз! Алар бу фестивальдә лаеклы чыгыш ясап, тамашачыларның да, жюри әгъзаларының да йөрәген яуладылар.
ГРАН-ПРИ иясе булып Камиль Валеев танылды! Камиль – «Сәйлән»проектының беренче сезоны һәм «Сезоннар ярышы» җиңүчесе. Ул үзенең көчле тавышы, сәхнә осталыгы һәм тырышлыгы белән һәркемне сокландырды.
Быел фестивальдә тагын бер мөһим яңалык – Илфат Ибраһим улы Абдрахманов исемендәге махсус премия беренче тапкыр тапшырылды. Бу дәрәҗәле бүләккә безнең тагын бер йолдызыбыз – Әмир Исрафилов лаек булды! Шулай ук Әмир «Конферанс» номинациясендә 1 нче урынга лаек булды. Аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар, яңа үрләр телибез!
Без барлык катнашучылар белән горурланабыз!
Фестивальдә катнашкан һәр бала – үзенчәлекле, сәләтле һәм иҗатка гашыйк! Аларның һәркайсы – безнең киләчәгебез, татар мәдәниятенең өметле йолдызлары.
«ШАЯН ТВ» сәхнәдә балкыган барлык йолдызларын котлый һәм тагын да зуррак уңышлар тели!

Комментарийлар: