29 Апрель 2025
Һәр елны 29 апрельдә без Бөтендөнья бию көнен билгеләп үтәбез. Бу гади генә биергә сәбәп түгел – бу чын хәрәкәт, иреклек һәм иҗат бәйрәме! Бию кешеләрне, аларның яшенә, милләтенә һәм кызыксынуларына карамастан, берләштерә. Ул бигрәк тә балаларга һәм үсмерләргә якын, чөнки хәрәкәт –алар тормышының аерылгысыз өлеше. Бию – ул гүзәллек кенә түгел. Ул үзеңне күрсәтергә, сүзсез генә тарих сөйләргә, көйне бөтен тәнең белән тоярга ярдәм итә. Бу – аралашу ысулы, хәтта син башкалар белән бер телдә сөйләшмәсәң дә. Без биегәндә нәрсә тоябыз, нәрсә ошый – барысын да күрсәтеп була.
Балалар һәм үсмерләр өчен бию – үсеш мөмкинлеге дә. Ул координацияне, сыгылмалылыкны яхшырта, сәламәтлекне ныгыта, командада эшләргә, игътибарлы булырга һәм дисциплинага өйрәтә. Өстәвенә, үз-үзеңә ышанычны арттыра. Сәхнәгә чыккан яки берәр социаль мәйданчыкта бию видеосы төшергән һәркем моны белә! Бүген бию – ул гел классик балет кенә түгел. Хәзер хип-хоп, джаз-фанк, контемп, k-pop, брейк-данс һәм тагын бик күп юнәлешләр бар. Һәр кеше күңеленә якын стиль таба ала. Музыка яратсаң, хәрәкәт итәргә теләсәң, үзеңне күрсәтәсең килсә – бию нәкъ менә синең өчен. 29 апрель көнне яраткан җырыңны кабызып, күңелең теләгәнчә биергә генә кирәк. Бие – ничек тоясың, шулай. Чөнки бию – ул шатлык, ә шатлыкның чиге юк!
Теләсәң – ялгызың бие, теләсәң – дусларың белән. Иң мөһиме – моны күңел биреп эшлә!
Шулай ук «ШАЯН ТВ» каналында яраткан «Шома бас» тапшыруын да карарга онытма!

Комментарийлар: