Бүген елның иң кыска көне!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бүген елның иң кыска көне!

Бүген елның иң кыска көне!

21 декабрь - кышкы кояш торгынлыгы көне. Бүген елның иң кыска көне һәм иң озын төне билгеләнә. Нәкъ менә бу көнне кояш көндезге якта горизонтка карата минималь биеклектә була. Көн озынлыгы нибары 7 сәгать тәшкил итә.

23 декабрьдән соң көн озынлыгы арта башлый, 31 декабрьгә көн 6 минутка озая. Ә язга таба кояш ике-өч сәгатькә озаграк карый башлый. Борынгы кешеләр моны - яктылыкның караңгылыкны җиңүе дип кабул иткән. Көннәр озыная бара, димәк, язга да ерак калмый дигән сүз. Кешеләр көн озынлыгы үзгәрүен шунда ук сизә, кәеф тә күтәрелә. Кояш кешегә уңай йогынты ясый.

1.jpg

Бу көннән астрономик кыш башлана. Кышкы кояш торгынлыгын борынгы халыклар кояшның “үлеп кабат терелүе” яки “яңадан тууы” рәвешендә күзаллаганнар һәм аны ел саен бик зурлап тантаналы төстә билгеләп үткәннәр. Мондый календарь бәйрәм татарларда “нардуган” дип йөртелгән. Аның атамасы монголча “нар” (кояш) һәм татарча “туу” сүзләреннән ясалган дип аңлату бар. Кышкы кояш торгынлыгына карап булачак уңыш хакында киңәш-табыш корганнар.

Кояшлы аяз көннәр салкын җилләр, карлы бураннар белән чиратлаша. Кышның бу төп өлеше, зур песнәк сайравына кадәр дәвам ителә. Ә менә песнәк сайрап җибәрсә, белеп тор: кышның соңгы чоры башлана да инде. Ләкин кыш әле бирешми. Зәһәр суыклар да, көчле бураннар да буласы бар әле. Кышның соңгы чоры март урталарына кадәр дәвам итә.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...