Бөек Җиңү турында шигырьләр

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бөек Җиңү турында шигырьләр

Бөек Җиңү турында шигырьләр

Тынычлыкның туган көне (Р.Миңнуллин)

Минем бабай орденнарын,

Медальләрен такты бүген.

Ялт-йолт итеп тора алар –

Шуңа күрә якты бүген!

Бүген бигрәк егетләрчә,

Солдатларча атлый бабам.

Бабам белән, җитәкләшеп,

Мин парадка бүген барам.

Җиңүчеләр кебек итеп

Атлыйм мин дә, атлый ул да.

«Син – батыр!» – дим мин бабама,

«Син – батыр!» – дип мактый ул да.

Ул иң батыр солдат булган,

Мин дә солдат булачакмын.

Бабам тыныч ял итсен дип,

Ил чигендә торачакмын!

Борчылмагыз! Үсеп килә

Батырларның оныклары.

Бабайларның батырлыгын

Бер малай да онытмады.

Иртә тусам, мин үзем дә

Бабам кебек булыр идем…

Тынычлыкның туган көнен

Бәйрәм итә бүген илем!

Безгә тынычлык кирәк (Әхмәт Ерикәй)

Шаулый урман, гөрли болын,

Яфрак яра тал тирәк,

Яшел бакча төзү өчен,

Безгә тынычлык кирәк.

Тормышны, җирне ярату-

Безнең беренче теләк,

Зур заводлар салу өчен,

Безгә тынычлык кирәк.

Минем бабай (Э.Шәрифуллина)

Минем бабам – капитан,

Сугышта булып кайткан.

Күкрәк тулы орденнар,

Медальләр алып кайткан.

 
Безнең илдә һәр бала

Уйнап-көлеп йөрсен дип,

Хәвеф-хәтәр күрмәсен,

Тыныч булып үссен дип,


Көрәшкән чакта бабам,

Әни нәкъ минем яшьтә булган,

Рәсем ясап, хат язып,

Бабама салып торган.

Бик күп сугышкан бабам,

Дошманны җиңеп кайткан.

Үзе белән ул безгә

Тынычлык алып кайткан!

Мәңгелек ут (Шәүкәт Галиев)

Миллионнар
Җирне саклап
Җанын биргән —
Ил яшәсен,
Үзем яныйм
Мәңге дигән!..

Мәңгелек ут
Бәргәләнә,
Дөрләп яна,
Уяу яна — 
Күз йому юк
Бер дә аңа!

Мылтык тотып 
Бастым бүген
Мин дә сакка, —
Мәңгелек ут,
Синең белән
Без бер сафта!

Бу тынлыкны — 
Яшәү шавын
Бүлдермәсен —
Изге утны
Сугыш җиле
Сүндермәсен!

Җиңү көне ( Гөлнур АЙЗАТ)

Батыр солдат булып таш һәйкәлләр
Баскан бүген мәйдан түренә.
Җиңү көне килеп җиткән саен,
Күпме күз яшьләре түгелә.
Җиңү көне җиңел килмәде ул,
Ятып калды илнең уллары.
Алар хөрмәтенә байракларны
Күтәрәбез бүген югары.
Йөзләр, меңнәр, миллионнар булып,
Утка кергән Ватан солдаты.
Исемнәре җырга әйләнгән бит
Җиңү алып кайткан солдатның.
Ветераннар сафын барлый яшьләр,
Алмаш килә илне яратып.
Җиңү көнен каршы алабыз без,
Җиңү маршын горур яңгыратып

Тынычлык кошлары (Рәхимә Арсланова)

Гелдер, гелдер,

Гөлдер-гөлдер,

Күгәрченнәр гөрләшә,

Көннәр буе гөр-гөр килеп,

Алар нидер серләшә.

Гөлдер-гөлдер,

Гелдер-гелдер...

Ни әйтергә телиләр?

Алар шулай илебезгә

Тыныч тормыш телиләр.


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...