«Татнефть Арена»да зур концерт!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Татнефть Арена»да зур концерт!

«Татнефть Арена»да зур концерт!
7 май – күңелле, дәртле, онытылмас мизгелләр көне булачак! Бу көнне «Татнефть Арена» сәхнәсендә «Болгар радиосы»ның масштаблы концерты узачак.

Татарстанның иң танылган җырчылары бер сәхнәгә җыелып, тамашачыларга чын мәгънәсендә музыкаль бәйрәм бүләк итәчәкләр.
Илсөя Бәдретдинова, Элвин Грей, Ришат Төхвәтуллин, Фирдус Тямаев, Әнвәр Нургалиев, Марат Яруллин, Илмира Нәгыймова, Рифат Зарипов, Илнат Фәрхуллин, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар, Илшат Сафин, Алсу һәм Азат Фазлыевлар – болар барысы да сәхнәдә сезне көтә!

Бу кичтә тамашачыларны җанлы башкару, яңа дуэтлар, көтелмәгән чыгышлар һәм бик күп сюрпризлар көтә. Татар эстрадасының иң якты йолдызлары катнашындагы концерт – моны сагынып сөйләрлек вакыйга булачак!

Син дә бу көнне безнең белән үткәр!
Иң зур концертка санаулы көннәр калды!

Билетларны 500 сумнан алып табып була – ашыгыгыз!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...