Намазның файдасы

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Намазның файдасы

Намазның файдасы
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә болай ди: «Аллаһы Тәгаләдән һәрвакыт ярлыкау һәм сәламәтлек сора, чөнки кешегә иманнан соң, сәламәтлектән яхшы нәрсә бирелмәде». Ислам дине кушканча яшәвебезнең сәламәтлегебезне ныгытуда әһәмиятен бүгенге көндә галимнәр дә таныйлар.

Мөселманнарның яшәү рәвеше исә сәламәтлекнең нигезе булып тора. Ислам динен чисталык дине дип бер шикләнмичә әйтә алабыз. Динебезне тотрыкландырган иң кечкенә нәрсәләрнең дә зур файдасы бар. Сәламәтлек чисталыктан башлана. Ә безнең динебез чисталыкка зур игътибар бирә. Гигиена кагыйдәләрен үтәү төрле-төрле авырулардан котылырга ярдәм итә.

Мөселманнарга фарыз гамәл – намаз укыр алдыннан чисталык, тәһарәт алу. Тәһарәт – ул намазның шарты. Бу вакытта битләребезне, кул һәм аякларыбызны юуның да сәламәтлегебез өчен файдасы зур. Тәһарәт алганда без барыбыз да микроблардан һәм бактерияләрдән арынабыз. Колакларыбызны юганда, колакта урнашкан нокталар эшкә килә.

Намаз – мөселман кешесенең эшләнергә тиешле иң мөһим вазифасы, бурычы. Һәркөнне намаз укыганда, кеше 40 рәкагать ясый. Кеше организмында 360 буын бар. Намаз вакытында аларның барысы да хәрәкәткә килә. Бүгенге көндә аэробика, йога, фитнес, гимнастика бик популяр.Әмма бернинди дә спорт төре намаз вакытында үтәлә торган хәрәкәтләрне алыштыра алмый. Шушы хәрәкәтләр йөрәк, умырткалык баганасы һәм башка органнарда барлыкка килә торган авырулардан коткара. Намаз укучы кешеләрнең бертуктаусыз иелү һәм күтәрелешләр нәтиҗәсендә кан әйләнеше күпкә актив була. Сәҗдә вакытында тын кысылу, йөрәк уйнау кебек авырулар дәвалана. Яшь вакыттан ук регуляр рәвештә намаз укыган кешеләрнең йөрәк авыруыннан интегү очраклары кими. Шулай ук намаз мөселманның күтәренке кәефенә дә бер сәбәп булып тора: кеше зиһенен ял иттерә һәм аның стрессларга каршы торучанлыгы арта.

Гомумән, намазның түбәндәге файдалары бар:

– артериаль кан басымы кими;
– йөрәк яхшырак эшли;
– кан кислород белән тәэмин ителә;
– кан әйләнеше яхшыра;
– холестерин кими;
– депрессия кими;
– йокы яхшыра;
– үпкәләр яхшырак эшли;
– мускулларның көче арта.

Ураза да фарыз гамәлләрдән булып санала. Аллаһы Тәгаләнең илчесе Мөхәммәд (с.г.в.) ураза – түземлекнең яртысы, ә түземлек – иманның яртысы булуын хәбәр итә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) ураза тотуның сәламәтлеккә йогынтысы турындагы хәдисендә болай дигән: «Ураза тотыгыз, сәламәт булыгыз». Ураза вакытында без үзебезне ризыктан, судан тыябыз. Ураза тотканда, безнең баш миебез яңа күзәнәкләр тудыра, зәгыйфь һәм авыру күзәнәкләр, киресенчә, үлә. Бу вакытта метаболизм кими, аксымнар арта, токсиннар организмнан чыга, гадәткә кергән ашау вакытына тәнәфес булып, баш мие күпкә әйбәтрәк эшли, кеше үзен яхшырак хис итә башлый, ихтыяр көче тәрбияләнә, иммунитет ныгый, психологик һәм физик яктан файда килә. Медицина тикшеренүләре уразаның симерү, кан басымы күтәрелү, диабет, бавыр, бөер, эчәк һәм ашказаны авыруларына каршы дәва булуын дәлилли.

Бүген бик күп кеше даими киеренкелектә яши, стресс халәте дә еш була. Бу исә төрле авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Психикабызны тотрыклы итәргә, сәламәтлеккә ирешергә безгә ислам дине ярдәм итәр.

Әлфинур Әхмәтшина

Мәгълумат «Ялкын» сайтыннан алынды  http://yalkyn.com/

Комментариялар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...