Флешмобта катнашабызмы?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Флешмобта катнашабызмы?

Флешмобта катнашабызмы?
«Сәлам, Габдулла» флешмобы

Габдулла Тукай – чынлап та халыкныкымы? Ул күпме кешегә якын? Әллә ул һәйкәл, символ гынамы? Тукай татарларны берләштерәме?

26 апрель көнне, сезне Габдулла абый белән шәһәрне, халыкны берләштерә торган чарага чакырабыз.

Казанда ике Тукай һәйкәле бар. Берсе – опера һәм балет театры янында, икенчесе – Пушкин урамындагы Тукай исемен йөрткән бакчада. Максатыбыз – әлеге ике һәйкәл арасында сузылган кешеләр чылбыры ясау. Чылбыр Театральная, Дзержинский, Пушкин урамнары буйлап узачак.

Опера театры янындагы беренче һәйкәл янына килгән кеше: «Сәлам, Габдулла», – дип, үзен Тукайга таныта, һәм үзенең икенче ягындагы күршесе белән таныша. Аның күршесе, шул рәвешчә, эстафетаны икенче ягындагы кешегә тапшыра. Машиналар йөргән юлларда чылбыр өзелеп торачак – бу егерменче гасыр дәвамында булган тамырлардан, хәтердән ваз кичү таплары. Танышу шушы тәртиптә бөтен чылбыр буенча узар (катнашканнар юл аркылы да исәнләшә ала бит!), ә соңгы кеше бакчадагы һәйкәлгә «Саумы, Габдулла», – дип, акцияне тәмамлар.

Бу чылбыр – Тукайдан этәрелеп китү һәм Тукайга кайту, аңа кул бирү, шагыйрьне халыкка яңадан якынайту. Тукай яшь каһарман, яшь килеш киткән һәм әле дә яшьләрне илһамландыра торган шәхес. Сәлам, Габдулла, без әле синең телдә сөйләшәбез.

Опера театры бинасы, Тукай һәйкәле, 26 апрель, 14.00.

Теркәлү мәҗбүри https://forms.gle/pRe6hwYzPp3C2G7f7

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...