«Балачак җыры» концертларына багышланган матбугат конференциясе

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Балачак җыры» концертларына багышланган матбугат конференциясе

«Балачак җыры» концертларына багышланган матбугат конференциясе

«ШАЯН ТВ» каналы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә сәләтле балалар катнашында «Балачак җыры» концертлар циклын башлап җибәрде. Шул уңайдан, «Татмедиа»да матбугат конференциясе булып узды.

Әлеге концертлар Казан шәһәренең мәдәният йортларында үтә.Тамаша кылырга Казан шәһәренең гимназия, мәктәпләрендә укучы балалар чакырулы. Концерт программасын үз чыгышлары белән «ШАЯН ТВ» каналының «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре бизи. Алар «Балачак җыры» балалар җыры бәйгесе хитларын башкара. Килгән кунаклар «Балачак җыры» һәм «Сәйлән» фестиваленең җыентыклары белән дә таныша ала. Шулай ук тамашачылар фойеда «ШАЯН ТВ» балалар каналының яраткан персонажлары белән фотога төшә, Казан кооперациясе университетының Татар мәдәнияте үзәге эшчәнлеге турында күргәзмәдә халкыбызның танылган шәхесләрен күрә ала.

Очрашу кысаларында «Балачак җыры» концертларының әһәмияте, татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерүгә зур өлеш кертүе, балалар һәм яшүсмерләр арасында татар телен популярлаштыру мәсьәләләре күтәрелде.

Биредә каналның башкарма директоры – баш мөхәррире Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова концертларның идеясе, ничек тормышка ашырылуы турындагы фикерләре белән уртаклашты: «Балачак җыры» бәйгесен үткәреп, аларның җыентыкларын чыгарганнан соң, концертлар белән йөрү идеясе дә туды. Ә идея авторы - Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов. Концертларны башлар алдыннан без бик күп уйландык, чөнки махсус балалар өчен тамаша оештыру җиңел түгел. Концертларның үзенчәлеге шунда, балалар өчен үз яшьтәшләре үк концерт куя».

«Балачак җыры» бәйгесенең жюри әгъзасы, композитор Эльмир Җәүдәт улы Низамов балалар өчен җырларның ничек иҗат ителүе, әлеге бәйгенең композиторлар өчен бик файдалы булуы, татар җырларын популяштырудагы роле хакында сөйләде. «Балалар өчен махсус җырлар язу аеруча кыен, дип уйлыйм мин, чөнки алар профессиональ дә, милли рухлы, шул ук вакытта мәгънәле дә булырга тиеш. Бу бәйге танылган композиторлар өчен генә түгел, ә нәкъ тә менә әле танылып өлгермәгән, һәвәскәр композиторлар өчен үз җырларын танытырга зур мөмкинлек бирә»,- дип фикерен белдерде Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Кунаклар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы рәисе Алсу Рөстәм кызы Нәбиева, шулай ук «Балачак җыры» концертларын һәм «ШАЯН ТВ» каналының алып баручысы Азалия Шәрипова, «Сәйлән» фестиваленең җиңүчесе Кәрим Галиев та бар иде. Алар балаларның концертларны бик яхшы кабул итүләре, үзләренең алып баручы буларак та зур тәҗрибә туплый алулары хакында сөйләделәр. Кәрим «Мин татарча сөйләшәм» һәм «Әдрән диңгез» җырларын хәтта тере тавышка башкарып шаккаттырды.

Конференция алга таба да кызыклы сораулар белән үрелеп барды, ә ахырда барлык кунаклар өчен музыкаль күчтәнәч – «Сәйлән» фестиваленең җиңүчесе Наилә Славина башкаруында «Дәү әни» җыры яңгырады.

Кыскасы, очрашу бәйрәм рухында, җылы, дустанә атмосферада үтте. Иң мөһиме, ул нәтиҗәле һәм продуктив булды!

Тулырак, безнең тапшыруларда һәм матбугат чараларында.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...