Җылы көннәр кайчан җитәр?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Җылы көннәр кайчан җитәр?

Җылы көннәр кайчан җитәр?

Элекке заманнарда ук әби-бабаларыбыз ел фасылларына, табигать күренешләренә игътибар иткәннәр. Шуңа карап, хуҗалыктагы эшләрен билгеләгәннәр. Инде май аеның соңгы көннәре булса да, hаман да әле салкын. Җылы hәм кояшлы көннәр кайчан җитәр икән? Халык сынамышларына күз салып үтик:

25 майда болытлар бер якка таба гына акса, коры көннәр килә.

26 майда карлыгачлар түбән очса, яңгыр көтегез.

27 майда яр карлыгачлары күренсә, җылы көннәр килә.

28 майда көн кызу булса, җәй дә җылы була.

29 майда суда төнбоек яфраклары күренсә, язгы суыклар бетте дигән сүз.

30 майда көн нинди булса, җәй дә шундый булачак.

31 майда черкиләр болыт булып җыелса, матур һава торышы көтегез.

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...