«Балачак җыры» концерты

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Балачак җыры» концерты

«Балачак җыры» концерты

Бүген «Мәскәү» мәдәният үзәгендә «ШАЯН ТВ» каналының сәләтле балалар катнашында «Балачак җыры» концертлар циклының чираттагы концерты үтте. Чараны «ШАЯН ТВ» каналы Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә оештырды. Тамаша кылырга Казан шәһәренең гимназия, мәктәпләрендә укучы балалар чакырылды. Шулай итеп, «Балачак җыры» бәйгесенең җырлары киң мәйданга чыга, халыкка тарала һәм популярлаша.

Кунаклар арасында Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы рәисе Нәбиева Алсу Рөстәм кызы һәм ТНВ каналының башкарма директоры-баш мөхәррире Сөләйманова Алинә Наил кызы да бар иде.

Концерт программасын үз чыгышлары белән «ШАЯН ТВ» каналының «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре бизәде. Алар «Балачак җыры» балалар җыры бәйгесе хитларын башкарды. Моннан тыш, килгән кунаклар «Балачак җыры» һәм «Сәйлән» фестиваленең җыентыклары белән дә таныша алды. Шулай ук тамашачыларга фойеда «Казан кооперациясе университетының Татар мәдәнияте үзәге эшчәнлеге турында күргәзмәдә халкыбызның танылган шәхесләре белән танышу да оештырылды.

Безнең курчакларыбызга да бик күңелле булды. Алар балаларны каршы алдылар, алар белән уйнадылар, фотога төштеләр. Килгән һәрбер бала истәлекле бүләк белән кайтып китте.

Кыскасы, концерт бик күңелле үтте! Барлык балалар өчен дә кызыклы клиплар, матур эчтәлекле җырлар, җанлы аралашу - чын бәйрәм булды!

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...