Ел чыршысы

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Ел чыршысы

Ел чыршысы
Республиканың Яңа ел чыршысында 8000 артык бала катнашты. 

Башкалабызда узган елның төп бәйрәмендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. 
Кышкы каникуллар алдыннан укучылар өчен чын могҗиза бәйрәме булды бүген. Тантаналы чара «Татнефть-Арена» боз сараенда узды. Чыршы бәйрәменә яхшы билгеләргә генә укучылар, конкурс-фестиваль җиңүчеләре, актив укучылар, спортчылар, кимчелекләре чикле балалар килгән иде. 
«Россиядә Театр елы тәмамланып килә. Бик күп кызыклы креатив проектлар тормышка ашырылды. Узып барган ел яшьләр сәясәтенең дә юбилей елы булды», – диде президент. Киләс елның да вакыйгаларга бай булачагына басым ясады. Республика тарихында бик мөһим чорны – ТАССРның 100 еллык юбилеен зурлап уздырасы бар. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы да – безнең өчен зур вакыйга! «Сезнең белән зур уңышларга ирешәчәгебезгә ышанам. Үзегезгә ышаныгыз, зур максатлар куеыгыз һәм шуларга ирешегез! Без Татарстанның киләчәгенә ышанабыз!» - диде Рөстәм Миңнеханов. 
Чарадан һәр кунак күтәренке кәеф белән генә түгел, истәлекле бүләк белән кайтып китте. 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...