24 December 2019
Яңа елга санаулы көннәр генә калып бара. 2019 елга нәтиҗәләр ясыйбыз, киләсе елга яңа планнар корабыз, максатлар куябыз.
Безнең каналның да 2019 елдагы эшчәнлегенә күз салсак, горурланып сөйләрлек уңышлар шактый. «ШАЯН ТВ» каналындагы «Шаян тәҗрибәләр» сәхифәсен алып баручы Илназ Сибгатуллин һәм PR-бүлек хезмәткәре Руслан Хафизов «ТНВ» каналындагы «Манзара» тапшыруында кунакта булып кайтты. 31 декабрьдә сезне «ШАЯН ТВ» каналының ниләр белән сөендерәсен, Яңа елда нинди яңа мультфильм-тапшырулар эфирга чыгачагын беләсегез килсә, 25 декабрь көнне «Манзара» тапшыруын карагыз. Башлана 06:00 сәгатьтә. Кабатлау «ТНВ-Планета» каналында 16:00 сәгатьтә. Һәр иртәгез хәерле булсын!
Comments: