«Балачак җыры» бәйгесе!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Балачак җыры» бәйгесе!

«Балачак җыры» бәйгесе!
«ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» дип исемләнгән балалар җыры бәйгесе игълан итә. Бәйгенең максаты – татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, шул җырларны таныту. Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала, катнашу бушлай.
«Балачак җыры» бәйгесе 2021 елның 20 декабреннән башлап, 2022 елның 1 июненә кадәр уздырылачак. Тулырак мәгълүматны безнең сайттан белеп булачак, яңалыкларны күзәтеп барыгыз.
Нигезләмә

«Балачак җыры» бәйгесе буенча иң еш бирелә торган сорауларга җавап!


Бәйгедә кемнәр катнаша ала? Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала.
Бәйгедә катнашу түләүлеме? Бәйгедә катнашу бушлай.
Бәйгенең үткәрү вакыты кайчан? Бәйге 2021 елның 20 декабреннән башлап 2022 елның 1 июненә кадәр үткәрелә. Гаризаны 1 майга кадәр җибәрергә кирәк. 
Бәйгедә катнашу өчен гаризаны кем тутыра? Бәйгедә катнашу өчен гаризаны сүз һәм көй язучы ике автор бергә тутырырга тиеш. Аерым очракларда гына сүзне һәм көйне язучы бер үк кеше булырга мөмкин.
Татар классикларының шигырьләренә көй иҗат итәргә ярыймы? Татар классикларының шигырьләренә дә көй иҗат итәргә ярый. Бу очракта классикларның туганнарынан рөхсәт кирәк була. Җыр балалар аудиториясенә туры килерлек, балаларга аңлаешлы телдә, киләчәктә яратып җырлый торган булырга тиеш.
Башка бәйгеләрдә катнашкан җырны җибәрергә буламы? Бәйгедә шушы көнгә кадәр беркайда да яңгырамаган, башка бәйгеләрдә катнашмаган җырлар гына катнаша ала.
Җырларны кая җибәрергә? Балалар өчен язылган җырның аудио язмасын һәм текстны [email protected] адресына җибәрергә яки флеш-карта белән, алдан 570-50-30(28) телефонына шалтыратып, Казан шәһәре, М.Горький урамы,15 адресы буенча алып килергә мөмкин.
Бәйге нәтиҗәләрен кайдан карарга? Бәйге нәтиҗәләре «ШАЯН ТВ» каналы https://shayantv.ru/ сайтында чыгачак. Бәйге буенча барлык мәгълүматны сайттан карый аласыз!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...