22 август – Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

22 август – Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне!

22 август – Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне!

Бүген, 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.

1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелә.

Беренче тапкыр ак-зәңгәр-кызыл флаг Алексей Михайлович идарә иткән чорда 1668 елда Голландия инженеры Давид Бутлер төзегән «Орел» рус хәрби кораблендә күтәрелгән. Ул яңа флаг белән озак йөзмәгән, Идел буйлап Әстерханга кадәр барганда аңа ут төрткәннәр.

Өч төсле флагны законлы уйлап табучы итеп, Петр I таныла. Ул 1705 елның 31 гыйнварында сәүдә судноларында ак-зәңгәр-кызыл флаг күтәрергә кирәклеге турында Указ чыгара. Ләкин аның төсләрне нәрсәдән чыгып сайлавы табышмак булып кала. Россия флагы төсләрен «Орел»ны төзегән голландияле тәкъдим иткән дигән сүзләр дә бар.

Флагтагы һәр төс мәгънәгә ия. Ак төс – азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, ә кызыл төс исә – бөеклек һәм көч-куәт символы булып тора. Ул рәсми статуска 1896 елда гына ия була.

Горур тибрәлгән ак, зәңгәр һәм кызыл төсләрдәге Россия Федерациясе Дәүләт флагы һәркемнең күңелендә Ватаныбыз өчен чиксез горурлык хисләре уятса иде!

 

 

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...