«Серле алтын шәһәрләр»!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Серле алтын шәһәрләр»!

«Серле алтын шәһәрләр»!

Дуслар, ял көннәрендә өр-яңа «Серле алтын шәһәрләр» мультсериалын карарга өлгердегезме әле?

Өч бала алтын шәһәрләр эзләргә юл тота. Яшь сәяхәтчеләргә бик күп сынаулар, могҗизалар һәм мәкерле кешеләр белән очрашырга туры килә. Мультсериалның төп герое – ятим-батыр малай Эстебан белән бергә дөньяның төрле почмакларына мавыктыргыч тарихи сәяхәтләр, һичшиксез, күңелегезгә хуш киләчәк! Сезне Пиратлар, куркыныч юлбасарлар, күчмә кешеләр, хәтта аҗдаһалар белән очрашу көтә!

Эстебан командасы белән бергә киләсе алтын шәһәргә барып, үзенең килеп чыгышының серен ача алырмы? Моны сез һәр якшәмбе «ШАЯН ТВ» каналында, 14:00 һәм 22:00 сәгатьләрдә «Серле алтын шәһәрләр» мультсериалын карап белә аласыз!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...